Яңа Чүпрәле мәчете янында алма-груша бакчасы булачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

   Яңа Чүпрәле авылы мәчете территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген мәчет янында булачак алма бакчасына нигез салынды. Әлеге изге эшне башлап йөрүче булып, хезмәт ветераны Камиль абый Бикмөхәмәтов тора.

   Камиль абый үз акчасына 30лап алма һәм груша үсентеләре кайтартып, мәчет картлары белән бергәлектә аларны утыртуда киңәшләрен бирде.

   Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Камиль абыйга изге гамәлләре өчен рәхмәтләрен белдереп, Коръән китабы бүләк итте. Үсентеләрен утырту эше дә Коръән уку белән башланды.

   – Киләсе елга 2 сентябрьдә Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Мәчетне төзү эшендә башлап йөрүчеләрдән Заһит Айзятов була. Әлеге дата кысаларында мәчет территориясен төзекләндерү буенча киңкырлы эшләр башладык. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск, Камиль абыйның тырышлыгы белән башланган алма бакчасы булачак, тирә-яны тотылып алыначак, һ.б., һ.б. Әлеге эшләрне башкаруда Ходай Тәгалә ярдәмче булсын, - ди Данир хәзрәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International