Иртәгә, 30 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар республика буенча урыны белән -1 градуска кадәр салкын көтелүен фаразлый.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.