Чүпрәледә вакансияләр ярминкәсе узачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

   5 октябрь көнне Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә традицион вакантлы эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе узачак.

   Вакансияләр ярминкәсе эшсез гражданнарга, пенсия яшенә җитмәгәннәргә, шулай ук, физик мөмкинлекләре чикле булганнарга  эшкә урнашуга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International