Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 16 мае, шимбә

   Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча 2020 елның 17 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

   Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тәкъдим итә:

   1. Биналардан ерак булырга киңәш итәбез, чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

   2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

   3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

   4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

   5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

   6. Җил белән ватылган пыялалар куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

   7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга кирәк.

   8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

   Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International