Егетләр солдатка китә

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Быелгы елның көзге чакырылыш комиссиясен үткәндә, егетләрнең армиягә теләп баруларын ишеткәч күңелдә соклану хисләре туган иде. Булачак солдатларның күбесе югары яисә махсус уку йортын тәмамларга өлгергән. Шунысы аеруча куанычлы булды, аларның һәркайсы диярлек “элиталы” частьләргә җибәрүләрен сораган иде.

9 ноябрь көнне районнан беренче ир-егетләр төркеме Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. Алар: Хорновар-Шигалидан Игорь Михайлов, Иске Кәкерледән Илмир Садретдинов, Татар Шатрашаныннан Раил Тәҗетдинов һәм Иске Чүпрәле авылыннан Айдар Яфизов. Егетләрнең исән-имин хезмәт итеп, командирларыннан бары мактау сүзләре генә ишетүләрен, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International