Дзюдо көрәше

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буа районында дзюдо көрәше буенча ачык турнир үткәрелде. Әлеге чарада Апас, Буа, Тәтеш, безнең һәм башка районнар катнашты.

Ярышта төп көрәшчеләр булып 1994 ел һәм аңа  кадәрге елларда туучы  яшүсмерләр торды. Әйтергә кирәк, көндәшләр чыннан да нык физик әзерлек белән килгәннәр  иде. Шулай да безнең район командасы әлеге ярышларда гомумкоманда буенча II урынны яулауга иреште. Ярышчылар арасында Ләйсән Хәйруллина–I урынны, Фәнис Хәйруллин–III урынны, Әскар Сардаров–II урынны, Газрат Мамедов–I урынны, Илназ Вәлиуллов–I урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International