Чүпрәледә Каһарманнар көне билгеләп үтелде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

   Чүпрәле районында, бөтен илдәге кебек үк, Россия тарихында мәңгегә урын алган батыр якташларыбызны искә алдылар.

   Ватан геройлары көне ел саен 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Бу көнне без яу кырларында батырларча һәлак булган яисә хезмәт вахтасында аерым каһарманлыклар күрсәткән якташларның исемнәрен атыйбыз.

   Хезмәт коллективлары, район хакимияте вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда локаль конфликтларда катнашучылар, тармак технологияләре техникумы студентлары, лицей һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Хәрби һәм Хезмәт даны һәйкәле янында Мәңгелек утка веноклар салдылар. Аннан соң митинг каһарманнар Аллеясында дәвам итте. Традиция буенча, митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны  бер минут тынлык белән искә алдылар, балалар геройлар бюстына янына чәчәкләр салдылар.

      Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Сатдинов митингта катнашучыларны Ватан геройлары көне белән котлады, каһарман якташларыбызга үлемсез батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Аларның исемнәрен Чүпрәле районында яшәүче һәр кеше хәтерләсен. Бу бәйрәм – Россия дәүләтенең иң авыр сынауларда үз хезмәтләрен һәм батырлыкларын күрсәткән, үзләрен аямаган улларына тирән хөрмәт билгесе. Аларның каһарманлыгы барәбәренә без тыныч күк астында яшибез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, балалар һәм оныклар үстерәбез, Ватаныбызның көче көннән - көн арта баруын күрә алабыз», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Данис Абдулхарис улы. Ветераннарның район советы Президиумы әгъзасы Роберт Закиров һәм СССРның Социалистик Хезмәт Герое Усман Алиевның бертуган энесе Әдһәм Алиев, шулай ук райондашларыбызның бөек батырлыклары турында зур горурлык белән сөйләделәр.

   Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы ил өчен 16 каһарман үстерде. Алар арасында 5 Советлар Союзы герое, 2 - Дан орденының тулы кавалеры, 1 - Россия герое һәм 8 - Социалистик Хезмәт герое бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International