Бүген иртән ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССРның элеккеге Авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьев исемендәге хәрби техника паркында 4 егетне: Иске Чүпрәле авылыннан Алмаз Насыйбуллин, Чепкас – Илмәттән Мансур Насыбулловны, Зур Аксудан Владислав Степановны һәм Татар Саплыгы авылыннан Геннадий Шингаревны армиягә озату тантанасы булды.
Яшь солдатларны озатырга әти-әниләре, дуслары, якыннары килгән иде. Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучыларга котлау сүзләрен Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов җиткерде. Ул егетләргә хәрби хезмәттә уңышлар теләде, ә хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга әйләнеп кайтуларына ышаныч белдерде.
Әле генә Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан, ә бүген энесе Мансурны хәрби хезмәткә озатырга килгән Инзил Насыйбулловтан да булачак сугышчылар адресына җылы сүзләр яңгырады. Ул шулай ук булачак солдатларга уңышлы хезмәт итүләрен теләде.
Киләсе соңгы чакырылыш 2019 елның 10 декабрендә булачак.