Иң зур кабак үстерүчеләр Чүпрәленең Иске Кәкерле авылында яши

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

   Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр арасында Кабак бәйрәмен зурлап үткәрү традициягә әйләнде.

   Авыл халкы яздан алып, көзгә кадәр бакчаларында тәрбияләп үстергән кабакларын клубка алып киләләр, һәркем аны үстерү серләре белән уртаклаша, иң зур кабакларның авырлыгы  билгеләнә. Бәйрәм уен-көлке, җырлар, биюләр белән үрелеп алып барыла.

   Быел иң зур кабак үстерүчеләр булып Рифкать  Насретдиновлар гаиләсе игълан ителде. Аларның кабаклары 40 кг. артык булды. Шулай ук, Ирек Айметов, Наил Арсланов, Назирә Шәрәфетдинова, Рәзил Фаткуллиннар да иң авыр кабак үстерүчеләр дип табылды.

   Көзге яшелчәләр арасында иң зур чөгендер үстерүче ул – Земфира Аббазова, ә иң зур кишер үстерүче – Абдул Каримов. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International