Чүпрәле командасы - муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасында өченче

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

   Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең VIII спартакиадасы тәмамланды. Үткән атнада Спартакиада  кысаларында уздырылучы ярышлар аның  йомгаклау өлеше булды.

  Районыбыз данын әлеге спорт чарасында район Башлыгы Марат Гафаров, бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм авыл җирлеге башлыклары яклады. Алар чаңгы, мини-футбол, бадминтон, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында көч сынаштылар. 18 авыл районнары командалары арасында Чүпрәле муниципаль районы командасы ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча 3 урын яулады. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International