ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең сатып-алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Чүпрәледә гражданнарны кабул итте

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

  2 декабрьдә район Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Альберт улы Яфизов гражданнарны кабул итте. 

   Кабул итү барышында гражданнар, бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре Монополиягә каршы хезмәткә үзләрен борчыган сорауларны бирә, Идарәнең йогынтысы өлкәсендәге аңлаешсыз мизгелләрне ачыклый алдылар.

   Федераль антимонополия хезмәтенең республика буенча идарәсе вәкиленә кабул итүгә сигез кеше килде. Мөрәҗәгатьләр арасында контрактлар төзү процедурасына (контрактта НДС ны ничек күрсәтергә), аларны вакытында үтәмәгән яки сыйфатсыз товар җибәргәндә контрактларны өзү мәсьәләләре бар иде.

   Барлык сорауларга да монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Сатып алуларны тикшереп тору бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов җентекле җаваплар һәм аңлатмалар бирде, күп кенә сорауларны шәхси контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International