Инвалидларны пенсия белән тәэмин итү турында исегезгә төшерәбез!

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

   2019 елда Татарстан Пенсия фонды 290 меңнән артык гражданга инвалидлык буенча пенсия түләде. Аларның 250 меңе инвалид, балачактан инвалидлар - 26 меңнән артык, һәм инвалид балалар-15 меңгә якын.

   Инвалидлык буенча пенсияне иминләштерелгән затларның медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә торган III, II яки I группа инвалидлык алган очракта хокукы барлыкка килгән гражданнар ала. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе инвалидлык сәбәпләренә, иминләштерелгән затның иминият стажының дәвамлылыгына, инвалидның хезмәт һәм (яки) башка эшчәнлекләренә, шулай ук эш чорында инвалидлык килеп чыгуга, эшкә кергәнче яки эш туктатылганнан соң билгеләнә. 
   Инвалидның иминият стажы тулысынча булмаган очракта инвалидлык буенча социаль пенсия билгеләнә. Һәр конкрет очракта пенсия төре һәм аның күләме аерым билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International