Казанда 2019 елның 27-30 ноябрендә «Илнең яшьләр командасы» III Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы узды.
Татарстанның яшь лидерлары командасында Чүпрәле муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты депутаты Дмитрий Аттин катнашты.
Форумда Россиянең 72 төбәгеннән, шулай ук Әрмәнстан һәм Белоруссиядән 300 Яшьләр хөкүмәте һәм Парламенты вәкиле катнашты. Форум программасына дәрәҗәле кунаклар белән очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар, дискуссияләр һәм дәүләт идарәсе һәм сәяси менеджмент өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән эшлекле уеннар кертелгән иде.
«Илнең яшьләр командасы» проекты яшьләр лидерларын эзләү, сайлап алу һәм әзерләүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында яшьләр, җәмгыять белән идарә итүдә һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашып, үзләренең һөнәри компетенцияләрен күтәрәләр.