Татарстанда кар һәм буран көтелә

2019 елның 30 ноябре, шимбә

   Синоптиклар фаразлавынча, 1 декабрьдә Татарстанда буран чыгачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, 1 декабрьдә иртән һәм көндез кар явачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Моннан тыш, республиканың төрле районнарында буран һәм томан, күз күременең 1 километрга кадәр начараюы көтелә.

   Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы хакында кисәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International