1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.
СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аның кешелек дөньясына янаучы 20нче һәм 21нче гасырның чумасы дип тә атыйлар. Мәгълүматлар буенча, 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә шундый диагноз куела.
СПИДка каршы көрәш көнен 1 декабрьнең 1988 елыннан билгели башлыйлар. СПИДка каршы көрәшнең символы булып кызыл лента тора, бер акция дә аннан башка үтми. Инфекциянең таралуы буенча- Россия дөньяда 52нче урында. Бу- бөтен халыкның 1,1 проценты вирус йөртә дигән сүз.