Бүген, 2019 елның 29 ноябрендә, Чүпрәле районында Икмәк пешерү заводын ачу тантанасы булды. Чарада Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин, эшмәкәрләр, район халкы катнашты.
Билгеле булганча, районда элек елларда гөрләп торган икмәк заводы 2014 елда эшләвеннән туктады. Завод ябылганнан соң икмәк продукциясе күрше районнардан, шулай ук Чувашстаннан һәм Ульяновсктан кертелә башлады.
Ниһаять, узган елның ноябрендә "Фламинго" ҖЧҖ директоры Альфред Низамов әлеге тузган, ташландык икмәк заводын яңарту белән шөгыльләнә башлады. Бу эштә, әлбәттә, аңа район хакимияте теләктәш булып, ярдәм кулы сузды.
Киләчәк предприятие үсешенә 5 млн. сумга якын акча тотылган. Хәзерге вакытта биредә заманча югары технологияле җиһазлар урнаштырылган, ә иң мөһме - эш урыннары булдырылган.
Әлегә икмәк продукциясенең берничә төре генә пешерелә, әмма киләчәктә ассортименты киңәйтү планлаштырыла.
Район Башлыгы Марат Гафаров икмәк заводы ачылу белән ихлас котлады һәм бүгенге көннең Чүпрәле районы өчен истәлекле һәм тарихи көн булуын билгеләп үтте. Икмәк заводында хезмәт куючыларга бары тик сыйфатлы продукция генә җитештерүләрен теләде.
- Бүген районда халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче заманча, югары технологияле производство ачыла, - диде Марат Ринат улы һәм заводны төзекләндерүгә яңа сулыш өргән Альфред Низамовка Рәхмәт хаты тапшырды.
- Заводның куәте тәүлегенә 4 тоннага кадәр ипи җитештерергә сәләтле. Бу Чүпрәле районының барлык халкын яңа пешкән икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Химикатлар кушмыйча гына табигый һәм сыйфатлы продукция җитештерәчәкбез, - диде Альфред Низамов үз чыгышында.
Район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен пенсионер Шамилә Федорова җиткерде.
- Бу көнне без озак көттек. Элек Чүпрәленең үз ипие, үз мае-сыр заводы бар иде. Һәм менә бүген шушы тормыш яңадан башлана. Икмәк заводыбыз озак эшләсен һәм үзебезнең халкыбызны үз продукциясе белән озак еллар куандырып торсын, - диде ул.
Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карадылар, яңа пешкән ипиләрдән авыз иттеләр.