«Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле районындагы җирле иҗтимагый бүлеге «РосКвиз» дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Уен «Бердәм Россия» партиясенең 18 еллыгына багышланган иде. Катнашучыларга партия Уставын, партия оешмасы төзелү тарихын, шулай ук сәяси эшлеклеләрнең исемнәрен белү таләп ителде.
Уен нәтиҗәләре буенча, 1,2,3 урын алучыларга Дипломнар тапшырылды.
- "Бердәм Россия" гә нигез салынуның 18 еллыгы - әһәмиятле сәяси вакыйга. Шуңа да әлеге уңайдан логикага, зирәклеккә корылган әлеге уенны үткәрү партия тарихы турындагы белемнәрне баетырга мөмкинлек бирә,— дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин.