Алдан язылу өчен телефон: 2-20-16.
2019 елның 2 декабрендә Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Альберт улы Яфизов районга эш визиты белән киләчәк.
Эш сәфәре кысаларында район җитәкчелеге белән очрашулар, белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгында булу планлаштырылган. Гражданнарны кабул итү эше район Башкарма комитеты бинасында (Адресы: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт) оештырылачак. Кабул итү 13.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 2-20-16.