Чүпрәледә Мәсхүт Хөснетдиновның 80 яшьлек юбилее уңаеннан милли көрәш буенча турнир үткәрелә

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

​​​​​​​       Легендар көрәшче Мәсхүт Хөснетдиновның 80 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәгендәге “Алтын” спорт комплексында шәхси һәм командалар арасында милли көрәш буенча районара турнир үткәрелә.

       Ярышка Сембер өлкәсе, Татарстан һәм Чувашия Республикаларыннан 17 һәм аннан яшерәк 36, 46, 65 һәм аннан югарырак үлчәү авырлыкларында, 2001 һәм аннан олырак яшьтәге 65, 75, 85 һәм аннан югарырак үлчәү авырлыкларындагы спортчылар чакырыла. Көрәш 2019 елның 1 декабрендә, 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International