Чүпрәлеләр “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика бәйгесе исемлегендә

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

     Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы июль аенда “Иң яхшы комбайнчы – 2019” республика бәйгесен игълан иткән иде.

       Әлеге бәйге комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, үстерелгән уңышны кыска вакытта, сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук, республикабыз агросәнәгать комплексында урып- җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатында ел саен үткәрелә. 
      Быелгы урып- җыю компаниясендә республика буенча барлыгы 1464 кеше катнашкан, шуларның 1307се ашлык суктыруда эшләүче комбайнчылар, 147се – бөртекле, бөртекле- кузаклы культураларны теземнәргә салучы механизаторлар. Республика алдынгылары арасында районыбызның сигез алдынгысы да бар.

     Алар белән шушы Исемлектә таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International