Чүпрәледә егетләрне армиягә озату тантанасы булды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрь иртәсендә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт каһарманы П.В. Дементьев исемендәге паркта районыбыз егетләрен армиягә озату тантанасы булды. Котлау сүзләре белән призывникларга медицина хезмәтенең запастагы капитаны, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов мөрәҗәгать итте. 

   “Бүген сезнең өчен әһәмиятле көн генә түгел, зур бәйрәм дә. Чөнки армиядә хезмәт итү - һәр гражданинның мактаулы бурычы. Ватанга хезмәт итәргә, үз Ватанын, үз җирен, үз гаиләсен бары тик чын ир-атлар гына саклый ала. Бу авыр, әмма һәр яктан мөһим һәм җаваплы тормыш мәктәбен һәр ир – егет узарга тиеш була. Сабыр һәм уяу булыгыз, сезнең ватаныбызга лаеклы хезмәт итүегезне телим.” - диде Айрат Фиркатович һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы исеменнән, күптәнге традиция буенча, булачак Ватанны саклаучыларга конвертлар тапшырды. 

   Әфганчыларның район советы рәисе Виктор Петухов, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов һәм әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаучы Илфак Әсхәров Яңа Убидән Роман Макаровка, Татар Саплыгыннан Леонид Пляшевка, Иске Чокалыдан Илнар Әсхәровка, Иске Чүпрәледән Вадим Егоровка, Зур Чынлы авылыннан Илнар Хафизовка намуслы хезмәт итәргә, авырлыктан курыкмаска, әти-әниләренә, дусларына һәм яраткан кызларына ешрак хат язуларын теләделәр.

   Исегезгә төшерәбез, бу көздә Чүпрәле районыннан 46 егет армиягә китәргә тиеш. Аларның күбесе хәрби частьләргә барып урнаштылар да инде. Чакырылыш кампаниясе 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International