Чүпрәледән Калимуллиннар һәм Никитиннар гаиләләренә «Театр династиясе» медален тапшырдылар

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

 Шушы көннәрдә Казанда Театр династияләре вәкилләре җыелды. Иҗади очрашуны Россиядә Театр елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә  мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты  оештырды. Чарада республиканың 12 театр  династиясе, шул исәптән Чүпрәле, Апас һәм Мамадыш районнары вәкилләре  катнашты. Барлыгы 70 тән артык кеше.

   Тантаналы очрашуда  һәр иҗат династиясе вәкилләренә "Театр династиясе” медале тапшырылды.     

   Чүпрәледән  Калимуллиннар һәм Никитиннар гаиләләре «Театр династиясе» дигән истәлекле медальләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International