“Бердәм Россия” партиясенең 18 еллыгы уңаеннан 2019 елның 25 ноябреннән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы узачак.
Кабул итүнең үзәк мәйданчыгы – “Бердәм Россия” партиясенең райондагы иҗтимагый кабул итү бүләмәсе (Адресы: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А, күпфункцияле үзәк бинасы ). Шулай ук, кабул итүләр районның барлык авыл җирлекләре Башкарма комитеты биналарында да узачак.
Гражданнарны кабул итү атнасында чүпрәлеләр социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итү проблемалары белән район җитәкчелегенә, депутатларга, төрле ведомство вәкилләренә мөрәҗәгать итә алачаклар. Белешмә өчен телефон номеры: 2-20-95.