Тәтеш шәһәрендә “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" дигән шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды. Бәйрәмдә Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан гаиләләр катнашты.
Конкурс берничә этапны: милли костюмнар, гаиләнең визит карточкасы (гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдир итү), концерт номерларын үз эченә алды.
Әлеге бәйрәмдә районыбыз данын Минзифа һәм Шамил Таҗетдиновлар гаиләсе (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе мөгаллимнәре) яклады. Алар үзләренең нәсел тарихын, гаиләнең бүгенге хәлен яктырткан бай эчтәлекле, эзлекле музыкаль күренеш һәм татар ашлары тәкъдим иттеләр. Бәйрәм нәтиҗәләре буенча Таҗетдиновлар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, шәҗәрәләр бәйрәме 2020 елдан башлап, ел саен үткәреләчәк. Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә урнаштырылган.