2019 елның 22 ноябрендә Чүпрәле районы Туган якны өйрәнү музеенда Әниләр көненә багышланган чара узды. Аны «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм музей хезмәткәрләре оештырдылар. Бәйрәмгә инвалид балалар тәрбияләүче әниләр һәм күп балалы әниләр чакырылган иде.
Бәйрәм вакытында психолог А.З.Айнуллова тренинг-дәресләр үткәрде, алар барышында һәр хатын-кыз балаларны тәрбияләү процессында килеп чыккан шатлыклары, проблемалары белән уртаклаша алды.
Чүпрәле районы ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.