Чүпрәледә С.Х.Нәфиев истәлегенә көрәш буенча шәхси-команда турниры узачак

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

   2019 елның 22-23 ноябрендә Иске Чүпрәле авылы Дзержинский урамы 36 А адресы буенча урнашкан "Алтын" универсаль спорт залы базасында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә көрәш буенча шәхси - команда турниры узачак.
   Ярышларга 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр кертелә. Авырлык категорияләре: 32 кг кадәр, 36 кг кадәр, 40 кг кадәр, 45 кг кадәр, 50 кг кадәр, 55 кг кадәр, 60 кг кадәр, 65 кг кадәр, 70 кг кадәр, 75 кг кадәр, 75 кг.
   2019 елның 22 ноябрендә - авырлык категорияләре буенча беренче көрәшләр.
   2019 елның 23 ноябрендә - финал ярышлары. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
  Турнирны ачу тантанасы 22 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International