Чүпрәле районында яшәүче Сания Санатуллованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

   Бүген Чүпрәле районының  Югары Каракитә авылында яшәүче Сания Сафиулловна Санатулова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көн белән котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Марс авыл җирлеге Башлыгы Рафикъ Җамалетдинов килде. Кунаклар белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын һәм рәхмәт сүзләрен, шулай ук район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

   Мөхтәрәм кунаклар юбилярга рухи күтәренкелек, тынычлык, иминлек, күңел җылысы, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртуларын, шулай ук нык сәламәтлек теләделәр. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International