19 ноябрь көнне республикада яңгыр, юеш кар, урыны белән буран, бозлавык көтелә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

   19 ноябрь Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

   Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2...- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран. Юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.

   20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10...-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7...-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International