Яшь үсентеләр утыртылды

2012 елның 19 октябре, җомга

Үткән атнада, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең 9 сыйныф  укучылары укытучылары Людмила Одинцова җитәкчелегендә табигатебезне яшелләндерү эшенә керештеләр.

Гомуми тырышлык белән мәктәп янындагы  елга буена 25 яшь каен үсентесе утыртылды. Шулай итеп, мәктәп алдында каеннар аллеясы барлыкка килде.  Укучылар әлеге эшнең дәвамлы булачагына ышаныч белдереп, берничә елдан каенлыклары күңелләрнне хозурландырып, шаулап торыр диләр.

Мәктәптә шулай ук, әлеге уңайдан биология атналыгы да үткәрелде. Биредә һәр сыйныф  тарафыннан табигатьне саклауга юнәлдерелгән күп төрле чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International