Һәр төбәк үзенең данлыклы шәхесләре белән горурлана. Безнең районыбыз да үзенең каләм әһелләре, язучылары, җырчылары, танылган шәхесләре белән мәртәбәле.
Шуларның берсе – язучы, фронтовик - шагыйрь,тәрҗемәче Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррис (Мөдәррисов). Исән булса, 2019 елның 1 нче ноябрьдә аңа 100 яшь тулган булыр иде. Әмма, ни кызганыч, ул шушы бер гасыр гомернең яртысын да яшәп кала алмый..
“ Каракитә!
Карап кына китсәм,-
Ач әле син чыгып кыр капкаңны:
Саклый микән әле урамнарың
Аяк эзең Шәрәф шагыйрь дигән,
Мөдәррисе булган бер балаңның?”- дип яза Г.Сайяр аның турында.
Әлбәттә, саклый, онытмый Шәрәф Мөдәррисен Чүпрәле халкы. Башка кайбер танылган шәхесләрнеке кебек аның иҗатына әдәбиятта зур урын бирелмәсә дә, районыбыз мәктәпләрендә, якташ шагыйребез буларак аның шигырьләре тирәнтен өйрәнелә, музейларда тормыш юлы тарихы зур урын алып тора. Моннан тыш, Казан Федераль университетында аның исеме белән мәктәп укучылары арасында ел саен тәрҗемәчеләр бәйгесе уздырыла. Ник дигәндә, Шәрәф Мөдәррис татар шигъриятендә сонет җанрына нигез салучы булып тора. Район үзәгендәге Язучылар аллеясында да аның бюсты беренчеләрдән булып урын алды.
Аның исеме туган авылы Каракитәдә дә һич онытылганы юк. Авыл клубы, авыл урамы Шәрәф Мөдәррис исемен йөртә. 100 еллыгы уңаенан да районыбыз халкы якташыбызның юбилеен горурланып искә алып, олылап үкәрде.
Фронтовик-шагыйрьнең якты истәлеген данлап, Казан шәһәреннән дә кызы Әлфия ханым Мөдәррисова-Минһаҗева, оныгы Рөстәм Мөдәррисов гаиләсе, шулай ук, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча рәис урынбасары, шулай ук, якташыбыз, Мунчәли авылы егете Рәмис Әймәт җитәкчнелегендә халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Марат Әмирханов, шагыйрь Йолдыз Шәрапова, танылган педагог Инсаф Абдулла һәм КФУ һәм Укытучыларның белемен күтәрү институты галимнәре кайтты.
Язучының бер гасырлык юбилеен бәйрәм итү тантанасы район мәдәният йорты каршындагы Язучылар Аллеясындагы аның бстына чәчәкләр салу белән башланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов район башлыгы Марат Гафаров исеменнән кайткан кунакларны олылап, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чүпрәле халкының Шәрәф Мөдәррис белән горурлануын, аның язучы да, якты тормыш өчен фронтта көрәшкән якташыбыз буларак хәтерләрдә саклануын билгеләп үтте.
Марс урта мәктәбе коллективы язучының бер гасырлык бәйрәмен төбәкара фәнни-гамәли конференция форматында билгеләп үтте.
Мәктәп ишекләрен ачып кергә үк, кунакларга шагыйрьнең балачагын, үсмер, шагыйрь буларак җитлеккән елларын тасвирлаган театраль күренеш тәкъдим ителде. Марс урта мәктәбе укытучылары, укучылары язучының тормыш юлын, иҗатын үз эченә алган бай эчтәлекле фото, китап күргәзмәсе дә оештырганнар. Биредә аның хәтта, 1937 елда нәшер ителгән латин телендәге китапларын да күрергә мөмкин булды.