Чүпрәледә пенсионерлар арасында волейбол турниры узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

   25 октябрь көнне Чүпрәле районы Пенсионерлар союзының җирле бүлеге Иске Шәйморза урта мәктәбенең спорт залында пенсионерлар арасында волейбол турниры оештырды. Турнирда өч команда катнашты.

   Ярышлар башланыр алдыннан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дамир Алимов барлык катнашучыларга да нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм, әлбәттә инде, матур уен теләде. Иске Шәйморза урта мәктәбе дирекциясенә турнир үткәрү мөмкинлеге тудырган  өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде.

    Уеннар бик киеренке узды, нәтиҗәдә "Дуслык" җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International