Егетләр армиягә китә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

   26 октябрьдә Россия Кораллы Көчләр сафларын тулыландыручы икенче төркем егетләрне озаттылар.
    Чуаш Бизнәсе авылыннан Василий Митрошкин һәм Яңа Чокалы авылыннан Тимур Хуҗиевны озатуда авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләре, туганнары, авылдашлары һәм дуслары катнашты.
   «Бу көзге чакырылышта Чүпрәле районыннан 46 кеше Россия армиясе сафларына китәчәк. Бу якынча узган елдагы кебек. Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе Татарстан Республикасында октябрь башында старт алды. Хезмәт итү географиясе киң булачак. Егетләр Мәскәүгә, Урал, Себергә юл тотачак», - дип белгертте Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Салихова.

   Егетләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм район сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов та котлады. Соңыннан Зөлфәт Сәгъдиев Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән егетләргә конвертлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International