Чүпрәлеләргә бүләккә җиләк-җимеш бакчасы

2019 елның 26 октябре, шимбә

   ​​​​​​​Иске Чүпрәле авылында яшәүче хезмәт ветераны 83 яшьлек Камил абый Бекмухамедов район халкы өчен үз акчасына тулы бер җиләк-җимеш бакчасы төзеде. Булачак бакча коллекциясендә алмагач, черешня, слива сортларының 75 төп үсентесе бар. Бу сан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

   Чара Урман утырту көненә багышланган иде, анда район Башлыгы Марат Гафаров, акциянең инициаторы Камил абый Бекмухамедов, шулай ук оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашты. Миләш, чыршы үсентеләрен шулай ук паркларга, «Алтын барс» боз аренасы янындагы территориягә, авыл җирлекләрендә дэ утырттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International