2019 елның 27 октябрендә Рус география җәмгыятенең бишенче географик диктанты узачак. Традиция буенча, Диктант махсус оештырылган мәйданчыкларда, аерым алганда, Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда, Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбендә узачак. Диктант 12.00 сәгатьтә башлана. Әлеге масштаблы белем бирү акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала!
Географик диктантка син дә кушыл!