Армия сафларына алынучылар өчен көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда безнең районнан 46 егет солдат каешы буачак. Мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның күбесе Коры җир гаскәрләренә (36%) һәм Хәрби-Диңгез флотына (15%) хезмәт итәргә җибәреләчәк. Өченче урында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, анда 13 процент кеше хәрби хезмәткә алыначак.