Чуваш Бизнәсе авылында гомер итүче Егорова Александра Степановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

   Бүген, 21 октябрь көнне, Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Егорова Александра Степановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге Башлыгы Алексей Храмов килделәр. Кунаклар Александра Степановнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләделәр.

    Александра Степановнаның өч абыйсы да сугышка чыгып киткән. Иң олылары Ленинград шәһәрен саклау вакытында вафат булган, икесенә исә авылга кайтырга насыйп булган.

   Бик яшьли кул арасына кергән Александра колхоз эшеннән кайтып керми. Ачлыктан үлмәс өчен алар агач яфрагын, чыршы күркәләрен киптереп, аны онга әйләндергәннәр, коймак формасында пешереп ашаганнар.

   Тормыш иптәше итеп, авылдашы Никандрны сайлый. Ул авылда бригадир, авыл советы рәисе вазифаларын башкара. Тормышлары җайланса да, Александра Степановна бервакытта да үзен “мин рәис, бригадир хатыны”,  дип тормый, авылдашлары белән берлектә, чөгендерен дә эшкәртә, борчагын да чаба.

   Бүгенге көндә дә тик тормый ул. Бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе  үсә, чәчәкләре  караңгы көз айларына кадәр матурлык биреп утыралар. Аларның орлыкларын да үзе әзерли. Тегү машинкасында да әле дә булса үзе тегә. Балалары әйтүенчә, тормыш иптәше вафат булгач та, Александра Степановна мал-туарын тоткан, сыердан аерылмаган.

   Бүгенгесе көндә юбиляр туган нигезендә улы белән яши. 4 баласы инде үзләре дә әби-бабайлар. Әниләренә оныклар, оныкчыклар шатлыгы бүләк итәләр.

   Юбилее белән котлап килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерде Александра Степановнага.   

   Киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык, хәерле гомерләр кичерүен телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International