Егетләр сынатмаска сүз бирде

2019 елның 12 октябре, шимбә

   1 октябрьдә армиягә көзге чакырылыш башланды. Шул уңайдан, традиция буенча, район мәдәният йортында Чүпрәле районында хәрби хезмәткә алынучылар көне үтте. Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты әмере белән бу чакырылыш кампаниесендә Чүпрәле районнынан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафын 46 солдат тулыландырачак. Хәзерге вакытта безнең районнан 93 солдат Россия армиясендә хезмәт итә, шуларның 12 се Мәскәү өлкәсендәге шефлыкка алынган частендә хәрби срогын уза. 
  ...Залда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимннары яңгырый. Тантаналы марш астында залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципадь районы флаглары кертелә. Шунысы куанычлы, безнең районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен үткәрү матур традициягә әверелде. Мондый чаралар егетләрне игелекле хезмәткә рухландыра, армиянең җәмгыятьтә дәрәҗәсен күтәрә. Ул көнне тиздән солдат булачак егетләрне тәбрикләргә «Кояшкай» ясле – бакчасыннан нәни балалар да килгән иде. Залда шулай ук районның үзешчән артистлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре укучылары, Яшь армиячеләр, һәм әлбәттә инде, генерал-майор Хапаев исемендәге Тәтеш шәһәренең кадетлар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр дә яхшы кәеф тудырдылар. 
   Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сүзләренә караганда, безнең солдатларга Россия армиясенең барлык төрләрендә, зур илебезнең Ерак Көнчыгышыннан алып көньяк һәм Үзәк федераль округларга кадәр хәрби хезмәт үтәргә туры киләчәк. Ә кайбер егетләр Мәскәү өлкәсендә шефлыкка алынган частькә баоачак икән. Хәрби комиссар шулай ук күп еллар дәвамында Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткә алынучылар сәламәтлекләре һәм хәрби белгечлекләре буенча республикада иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте. Якташларыбыз хезмәт иткән хәрби часть командирлары Рәхмәт хатлары һәм бары тик яхшы фикерләр генә җибәрәләр. Бу күп нәрсә турында сөйли. Булачак солдатларга бу традицияләрне дәвам итәргә кирәклеген әйтте һәм әти – әниләренә еш хат язуларын теләде. Радик Харисович яшь егетләр өчен армия тормышының кайбер кыенлыкларын да атады. Аның сүзләренә караганда, боларның барысы да ир-ат рухын чыныктыра гына һәм тормыш проблемалары алдында югалып калмаска өйрәтә. Чарага район хакимияте, хәрби комиссариат, хезмәт коллективлары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да килгән иде. 
   Призывникларга иң якты теләкләр белән Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. "Бик тиздән сезгә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен Кораллы Көчләр сафында якларга туры туры киләчәк. Бу бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Әйе, хәрби хезмәт бер кайчан да җиңел булмады, әмма сез кыенлыклар алдында югалып калмассыз, районыбыз йөзенә кызыллык китермәссез дип ышаныч белдерәм. Иң мөһиме-янәшәгездә яхшы командирлар һәм чын дуслар булсын", - диде район Башлыгы. Ул шулай ук егетләргә уңышлар һәм һичшиксез өйләренә исән имин, ныгып кайтуларын теләде.

   Элек-электән килгән традиция буенча баһадирларны, сугышчыларны армиягә һәм ерак походларга бөтен җәмәгатьчелек белән озатканнар, дин әһелләре сугышчыларга фатиха биргәннәр. Бу юлы да районыбыз егетләренә Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы рухание Димитрий Байгушев изге теләкләрен юлладылар. Алар хәрби хезмәткә барачак егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт әйттеләр, армия сафларында гына түгел, тормышларының һәр көнендә дә үз бурычларын лаеклы үтәргә өндәделәр. Ветераннар исеменнән тантана сәбәпчеләренә сугышчы-интернационалист, әфганчыларның район Советы рәисе Виктор Петухов мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, армиябезнең хәрби традицияләрен һәм якташларының хәтерен лаеклы дәвам итүләрен теләде. Ветераннарның район советы һәм Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчеләре Роза Нәсыйбуллина һәм Дамир Алимовның да әйтер сүзләре күп иде. "Безнең якташларыбызга күп кенә кайнар нокталарда булырга туры килде. Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка төбәкләрдә безнең егетләр батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Командирларыгызның боерыгын катгый үтәгез,- диделәр алар. - Сугыш сүзен телгә алырга да авыр. Әмма безнең бу турыда онытырга хакыбыз юк. Тормыш үзенең “кара – ак, ак – кара контрастлары белән дәвам итә. Без кара көннәр беркайчан да кабатланмас дип ышанабыз һәм шушы теләктә калабыз".

   Иң дулкынландыргычы Иске Чокалы авылы призывнигының әтисе Илфак Әсхәровның егетләргә мөрәҗәгате булгандыр, ул үзенең улын Россия армиясе сафларына озата. Барлык әти-әниләр исеменнән ул егетләргә хәер-фатиха белән мөрәҗәгать итте һәм, нинди генә кыенлыкларга да карамастан аларның еш кына хат язуларын, шалтыратып торуларын, Ватан алдындагы хәрби антларын намус белән үтәүләрен теләде. Ата-анасы яныннан чыгып киткән балаларга багышланган җырын залда утыручылар көчле кул алкышларына күмде. Призывник Булат Шәрәпов исә үзенең җавап сүзендә райондашларга мөрәҗәгать итеп армиядә лаеклы хезмәт итәчәкләренә, өлкән буыннарның данын лаеклы яклаячакларына ышандырды һәм үзләренә мондый игътибар өчен рәхмәт белдерде.

   Тантаналы чара Сугыш һәм Хезмәт Даны обелискындагы мәңгелек утка венок салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International