Чүпрәлеләр ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

   Халыкара Өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, анда районыбыз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнашты. Ярминкәдә чүпрәлеләр өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Шулай ук шәһәр халкына киң ассортиментта авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим иттеләр. Барлыгы 8 машина бәрәңге, 3 машина иген, 3 машина шикәр комы, шулай ук яшелчә, сөт, ит, барлыгы сатуга 2,4 млн. сумлык продукция алып барылды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт та әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International