Мәгариф хезмәткәрләрен котладылар

2019 елның 5 октябре, шимбә

   Район мәдәният йортында 5 октябрь - Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды.

  Әлеге чарага педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары, Чүпрәле районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре җыелды.

   Район башлыгы Марат Гаффаров үз чыгышында педагогларга сәламәтлек, иминлек, авыр, әмма мөһим эшләрендә көч һәм сабырлык теләде. 

   Традиция буенча, һөнәри бәйрәм хөрмәтенә күп кенә педагоглар лаеклы бүләкләр – күкрәк билгеләре, Чүпрәле районы учреждениеләре белем бирү процессына инновацион технологияләр кертү, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, балалар-яшүсмерләр иҗатын үстерүгә зур өлеш керткәннәре, шулай ук район тормышында актив катнашканнары өчен мактау грамоталары алдылар.

   Чара бик җылы, дустанә шартларда узды. Сәхнәдән педагогларга шигырь һәм проза, җыр һәм хәтта биюләрдә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Иҗат коллективлары тамашачыларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International