Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда!
Караучысыз калган әби-бабайларны сыендырырга ярый әле картлар һәм инвалидлар йортлары бар. Безнең районнан да шундый йортларда 17 өлкән кешебез гомер кичерә.
Ел саен Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында әлеге йортларда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен авыл җирлекләре башлыклары барып белешә, күчтәнәчләр тапшыра.
- Интернатта тәрбияләнүче өлкәннәребезнең хәлләрен ел дәвамында белешеп торабыз. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә. Ә инде өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм белән котлау традициягә керде. Хәзер үзләре дә нәкъ шул көнне көтеп торалар. Авылдашларның, күршеләрнең хәлләрен сорашалар. Быелгы очрашу да бик җылы узды. Өлкәннәребезнең күңелләре булды, - диләр алар.
Әйе, Һәрбер кеше өлкәнме ул, яшьме – якыннарының игътибарына, күңел җылысына сыенып яшәсен иде. Язмыш сынаулары шулай кушкан икән, биредә тәрбияләнүче өлкәннәребезгә дә ул сынауларга бирешмичә яшәргә язсын. Хөкүмәтебезнең игътибарын һәрвакыт тоеп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.