Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге традицион вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чара Өлкәннәр декадасы кысаларында узды. Шуңа да ярминкәгә эшсезлек буенча үзәктә исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәге өлкәннәр, эшкә яраклы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, мәктәп һәм техникум укучылары да килгән иде.
Ярминкәдә районның оешма һәм предприятиеләре: тармаклы технологияләр техникумы, «АК БАРС- Чүпрәле», «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма», “Государев Амбар” җәмгыяте, “Агротранспорт” предприятиесе, “Фламинго”, «Прогресс» оешмасы, “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Югория» иминият компаниясе вәкилләре эш урыннары тәкьдим итте. Аларга нигездә мал табиблары, механизаторлар, иминият агентлары, өлкәннәрне караучылар, технологлар, операторлар кирәклеге турында җиткерделәр.
Вәгъдә иткән эш урыннарында хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Әйтик, «Югория» оешмасы җитәкчесе Җәмил Низаметдинов белдерүенчә, хезмәт нәтиҗәсенә карап, премияләр, өстәмә матди ярдәмнәр дә каралган. Эш графигын да һәркем үзенчә җайлый ала. “Иминиятләштерүдә дә чикләүләр юк, хәттә күрше өлкәләргә дә чыгып, эшләргә мөмкин”,- диде җитәкче.
“Государев Амбар” җәмгыяте кадрлар белгече Гөлсинә Хәлимова хезмәткәрләрне махсус укыту курсларына җибәрү мөмкинлеге турында да әйтте. Башлыча, җәмгыятькә технологлар, йөк ташучылар, слесарьлар кирәк. Хезмәте хакы да әйбәт: 20 мең сумнан башлана.
“Прогресс” оешмасына елдагыча сезонлы, кышкы ягулык чорына котельныйларга 10 кеше кирәк. Биредә яшь үзенчәлеге мөһим түгел, әмма махсус котельныйда эшләү өчен таныклык булу мәҗбүри. “Татавтодор” оешмасының райондагы филалына да 6 хезмәткәр таләп ителә. “Агротранспортка” исә зоотехниклар, агрономнар, мастер, бухгалтер ярдәмчеләре кирәклеге турында әйтелде.
“Кайгырту” социаль үзәге өлкән яшьтәге әби-бабайларны караучылар эзли. Үзәк директоры Илгизәр Вафин белдерүенчә, бу бигрәк тә Чепкас-Ильмәт авылында һәм Борындык станциясендә беренчел мәсьәлә булып тора.
Моннан тыш, медицина белгечлегенә ия булучылар өчен дә вакансияләр бар. Аның берсе район тармак технологияләр техникумында булса, икенчесе “Җылы йорт” балалар һәм яшүсмерләр приютында.
Шулай итеп, ярминкәдә үзәк тарафыннан 48 вакансия буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителде. Бүгенге көндә район мәшгульлек үзәгендә исә 34 кеше исәптә тора. Шуларның 7 се – югары һөнәри белемле, 22 се-урта һөнәри белемле, 5-се - урта белемле. Эшсезлек дәрәҗәсе районда – 0,29 процент. Гомумән, ел башыннан 296 кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән, шуның 208 е эшле булган.
Эш бирүчеләр ярминкәгә килгән эшсезләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Чираттагы ярминкәдә исә 11 кеше “Прогресс” оеәшмасына эшкә юллама алды. Аның 3 се - инвалид, 7 се - пенсионер һәм берсе пенсия алдындагы кеше.