Чүпрәлеләр "Татарстан - безнең уртак йортыбыз " фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

   Апас  районында «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең беренче  зона сайлап алу туры узды.

   Татарстан халыкларының милли мәдәниятен республикабызның җиде  муниципаль районы вәкилләре күрсәтте һәм  Идел буеның төп халыклары — татар, рус, чуаш, мордвалар мәдәниятен тәкъдим итте.

   Безнең районнан “Фольклор-йола куелышы” номинациясендә  "Сепрель" халык фольклор һәм "Мишәрләр" балалар фольклор - этнография ансамбле, "Инструменталь музыка" номинациясендә "Чүпрәле егетләре" гармунчы-баянчылар ансамбле, "Вокал" номинациясендә - Салават Юсупов һәм "Калинушка" вокал  коллективы, "Хореография" номинациясендә "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

   Барлык сайлап алу турлары узганнан соң, иң әйбәт чыгышлар Халыклар бердәмлеге көнендә - 4 ноябрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала-концертта тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International