Хөрмәтле ветераннар, районыбызның өлкәннәре!
Октябрьнең беренче көне искиткеч матур дата – Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без барлык кадерле һәм хөрмәтле – өлкән, зирәк буын кешеләрен котлыйбыз һәм аларга түземлекләре, ихласлыклары, авыр минутларда ярдәм, киңәшләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Сез гомерегез буе намуслы хезмәт иттегез, якыннарыгызга җылылык, мәхәббәт һәм кайгырту бүләк иттегез, арыганлыкны белмәдегез һәм начар гамәлләр турында уйларга ирек бирмәдегез. Сез гаиләләрегездә мораль кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, якыннарыгыз өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз, бар һәм булачаксыз. Бүгенге көндә без сезгә яратуыбызны, олы хөрмәтебезне белдерәбез, хезмәтегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәтләребезне әйтәбез.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын, мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим! Киләчәк көннәр якты һәм игелекле булсын. Күңелләрегездә һәрчак тынычлык, ә йөрәкләрегездә яшьлек хөкем сөрсен! Бәйрәм белән сезне!
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы М.Р. Гафаров.