Бүген Чүпрәле районының Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Васильевич Землемеров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әлеге истәлекле дата белән Виталий Васильевичны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов котладылар.
- Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеген төзекләндерү һәм үстерүгә керткән барлык башлангычларыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең сәләтегез, белемегез һәм тәҗрибәгез, алга таба да куелган максатларга уңышлы ирешергә һәм җирлекнең актуаль проблемаларын нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Эшләрегездә зур уңышлар, тормыш оптимизмы һәм яхшы кәеф сезне ташламасын, һәр көн сезгә тынычлык, гармония һәм бәхет бүләк итсен! Сезгә һәм Сезнең гаиләгезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телибез, - диделәр алар, Виталий Васильевичны котлап.