Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3% ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
"Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3% ка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1% ка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак", - диде Лебедев.
Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә. Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртеп уза. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн.сум тәшкил итә, шуның 1 трлн. сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.