“Төнге дозор” – интеллектуаль уен. Бу уенда катнашучылар тиз реакциягә, акылга ия булырга тиеш. Һичшиксез, бу – уенның яхшы яклары. Мавыгып уйнап киткән кеше дус-ишләре арасында кызыклы итеп вакытын гына үткәрми, ә баш миен дә кузгата, чөнки уен табышмаклар, ребуслар һәм башваткычлардан тора.
29 сентябрь кичендә Чүпрәле Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Сагдеев Зөлфәт һәм Шланга авылы бүлекчәсенең лидеры Мухарямов Альберт инициативасы белән беренчеләрдән булып Шланга авыл яшьләре өчен “Төнге дозор” уены үткәрелде.
Моның өчен җидешәр кешедән торган өч команда оешты. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, шуңа да яшьләр аңа тартыла. Канга адреналин кушылуы да, үз командаңны “иң яхшы” итеп күрсәтү дә уенга авыл яшьләрен җәлеп итә.
Команда тапкан биремне бөтен команда җыелып чишәргә тиеш. Биремнәрдә безнең авылда урнашкан бер адрес яшерелгән. Тиз арада бирем аша адресны табып, анда барып җитеп, сөйләшенгән урыннан хикмәтле кодны тапканнан соң, киләсе биремне чишәргә рөхсәт бирелә. Ә биремнәр җиңелләрдән түгел шул!. Беренче барып җитү өчен авыл урамнарын белү дә, башваткычны тиз чишү дә күз уңында торырга тиеш.
Әмма безнең авыл яшьләре бердә сынатмадылар, алар бөтен биремнәрне дә төгәл дөрес үтәделәр. Җиңүчеләргә Чүпрәле районы Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Сагдеев Зөлфәт истәлекле бүләкләр hәм грамоталар тапшырды.