28 сентябрь көнне Иске Чүпрәле авылында Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узды. Иртәдән үк базар территориясенә халык бик күп җыелган иде. Әлбәттә, ярминкәгә килүчеләрнең күбесе - пенсионерлар. Оештыручылар махсус алар өчен бөтен районнан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җыйдылар, авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Бу көнне «Ак Барс-Чүпрәле» ҖЧҖ, «Низамов А. А.» КФХ, «Цильна» ҖЧҖ һәм башка хуҗалыклар үз продукцияләрен саттылар. Шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмады.
1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре үзләренең кулинария эшләнмәләрен, тәмле пирогларын халыкка тәкъдим иттеләр, коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Ярминкәдә Чүпрәле Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов бар иде. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр һәм район халкының кәефе белән кызыксынды.
Районның күпчелек предприятиеләре һәм оешмалары өчен мондый ярминкәләрдә катнашу яңалык түгел инде. Ел саен аларга социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә кушыла, алар өлкәннәргә сатып алган авыл хуҗалыгы продукциясен өйләренә илтеп бирергә булышалар.
Бу ярминкәдә арпа, бодай, он аеруча популяр булды. Бәяләре дә халык өчен кулай иде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә якта калмады. Алар ярминкәдә катнашучыларга бәйрәм кәефе тудырып, үз җырларын бүләк иттеләр.