Иске Шәйморза авылында туып-үскән һәм гомере буе шунда яшәп, хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйть Зәйдулла улы Бикчуровның йөрәге 2019 елның 25 сентябрендә тибүдән туктады.
Сәгыйть Зәйдулла улы Бикчуров 1925 елның 5 ноябрендә, Иске Шәйморза авылында туган. 1943 елда фронтка чакырылган. Бөек Ватан сугышы солдаты, саперлар отделениесе командиры буларак, Запорожьедан Прагага кадәр юл үткән. Күп мәртәбәләр яраланган. Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗәле “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы елларда да Сәгыйть Зәйдуллович Бикчуров иң җаваплы участокларда тырышып хезмәт итә. 30 еллап “XXII партсъезд исемендәге” алдынгы колхозның бухгалтериясен җитәкли. Авылның үсешенә лаеклы өлеш керткән “ТААСРның атказанган экономисты” гомеренең соңгы елларында авыл, аның кешеләре, туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнде. Ул әзерләгән тарихи очерклар китап буларак басылып чыкты, мәкаләләре Чүпрәле районында нәшер ителүче элек “Яңа юл”, хәзерге “Туган як”, республика газеталарында дөнья күрде. Сәгыйть Зәйдуллович Бикчуров өч бала тәрбиялә үстерде.
Хөрмәтле ветеранның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.