Чүпрәледә өлкәннәр көне уңаеннан Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

   2 октябрьдә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Чүпрәле районында Өлкәннәр көненә бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрәчәк.

   Район халкына РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, ТР техник инвентарьлаштыру бюросы, ТР Адвокатлар палатасы белгечләре консультацияләр бирәчәк.

   Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне 2 октябрьдә 8.00 дән 15.30 га кадәр Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамы,14А адресы буенча урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Минем документлар" КФҮ бинасы) оештырылачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International