26 нчы сентябрьдә Республика буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-1°, көндез максималь һава температурасы +7..+9° булыр дип көтелә.
Төнлә һәм иртән 26, 27, 28 сентябрьдә юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.